Мамадыш «ВеСело живем» авыл яшьләре форумы башланды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Ул районның 35 яшькә кадәрге 90га якын кешесен берләштерәчәк. Алар арасында авыл территорияләрендә яшьләр сәясәте өчен җаваплы кешеләр, политехника көллияте студентлары, яшь белгечләр, гаиләләр, районның киләчәгенә карата үз карашлары белән уртаклашырга, авыл яшьләренә ярдәм итү буенча инициативалар белән чыгыш ясарга һәм шәхси уңыш тарихын сөйләргә әзер булучылар да бар. Берничә көн дәвамында форумда катнашучылар өчен спикерлар белән очрашулар, экскурсияләр, район башлыгы Анатолий Иванов белән әңгәмә һәм башка чаралар оештырылачак. Форумның төп максаты-актив, инициативалы яшьләрне тагын да берләштерү, үз-үзләрен тормышка ашыру, торак шартларын яхшырту, авылда бизнес ачу өчен яңа мөмкинлекләр һәм инструментлар турында сөйләү. Чараны Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәмендә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештыра. Исегезгә төшерәбез, быел Мамадыш берничә проектны яклады һәм район яшьләре өчен тулы бер чаралар комплексын уздыруга финанс ярдәме алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International