Көньяк микрорайонында ябык футбол манежы төзелеше тәмамланып килә. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә тантаналы ачылышның Шәһәр көненә туры киләчәге турында сөйләделәр. Быел мамадышлылар аны 27 августта билгеләп үтәчәк. Сүз уңаенда, булачак манежның исеме дә билгеле инде. Район башкарма комитетында ун вариант арасыннан «Южный» исемен сайладылар.