Бүген, 12 августта, районның барлык мәктәпләрендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясенә багышланган тантаналы чаралар узды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе быел Мамадыш районында 15 нче юбилей, 15 нче тапкыр уза. Чара аеруча ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Быел безнең районда 396 бала беренче сыйныфка барачак, шуларның 152 се тантаналы шартларда канцелярия кирәк-яраклары белән тутырылган портфельләр алды.
Мондый чара районыбызның барлык мәктәпләрендә дә узды.