Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының унбишенче утырышы узды. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде. Пунктларның берсе - Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү. Ул-Олег Павлов.
Олег Николаевич Павлов Мамадыш районының Дүсмәт авылында туа. 2010 елда КФУ ны юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт стажын Казан шәһәрендә суд приставы-башкаручы булып башлаган. 2012 елның августында Мамадыш районына кайта һәм «Мамадыш ЖКУ» юрист булып эшли башлый. Аннан соң «Мамадыш ЖКУ» ҖЧҖ белгече итеп күчерелә, соңыннан Мамадыш районы суд приставы – башкаручысы урынын ала. Һәм 2017 елдан бирле Дүсмәт авыл җирлеген җитәкләде.