Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) 2022 елның 1 августыннан 12 августына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә.
Белгечләр хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм җиләк-җимеш продукциясе иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр белгечләрдән консультацияләр ала алалар:
кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе эшли торган режимда 8-8005554943 телефоны буенча
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлегендә (85563) 3 -98-86 телефоны буенча көн саен 9.00 дән 15.00 гә кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш), төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр.