27 июльдә «Мамадыш РҮХ» да фельдшер-акушерлык пунктларының (ФАП) һәм табиб амбулаторияләренең медицина хезмәткәрләренең узып баручы айның эш йомгаклары буенча чираттагы киңәшмә узды.
Җыелышны «Мамадыш РҮХ» ның баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы ачты. Хезмәткәрләр белән диспансерлаштыруның барышы турында фикер алышты, хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде.
Үразбахты ФАПы мөдире - фельдшер Шәйхетдинова Равия Вахит кызына "Фидакарь хезмәт өчен" медален һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын, Иске Чәбия ФАП мөдире - фельдшер Нуриева Зөлфия Илдус кызына "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.