Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко 2022 елның 21 июлендә федераль һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләренең цифрлы трансформация өчен җаваплы урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий катнашты.
Чара барышында Россия Федерациясе субъектларында цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингы тәкъдим ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасы тотрыклы рәвештә лидер-төбәкләр өчлегенә керә.
Моннан тыш, 4.0 версиясе буенча ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасының дәүләт органнары эше тәҗрибәсендә куллану һәм массакүләм социаль әһәмиятле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең барышы турында фикер алыштылар.
Аерым төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү мәсьәләсе каралды. Башкортстан Республикасы бу юнәлештә электрон сервисларны цифрлаштыру һәм үстерү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим итте.