2022 елның 19 июлендә 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Төньяк» поселогында һәм Мамадыш шәһәренең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.
Су белән тәэмин итүне туктату төзекләндерү эшләре үткәрү һәм Ленин урамы, 103 адресы буенча урнашкан су белән тәэмин итү үзәк линиясендәге авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.
«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклары өчен гафу үтенә.