16 июль көнне Җөри авылында 24 нче мәртәбә Керәшеннәр мәдәниятенең "Питрау" бәйрәме узачак.
Бәйрәмне оештыручылар бик эчтәлекле программа әзерләделәр. Тантаналы чара 18.00 сәгатьтә башлана. 17.00 сәгатьтә традицион чабышлар башлана.
Мамадыш районында керәшеннәр мәдәнияте фестиваленең бер өлеше булачак бәйрәм фейервергы нәкъ төн уртасында яңгыраячак. Салюттан соң ук фестиваль кунакларына төп сәхнәдә лотерея уйнатачаклар. Лотерея билетларын мәйданга кергәндә 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак.