Зарарлану ничек бара? Котыру чирен йоктыру тирене тешләгәндә яки селәгәй аша һәм авыру хайваннарның лайлалы тышчалары аша була ала. Соңгы очракта организмга вирус яралар һәм сызлавыклар аша үтеп керә. Иң куркынычы биттән һәм кул чукларын тешләү.
Кешенең инкубация чоры (йоктыру мизгеленнән башлап беренче билгеләр барлыкка килүгә кадәр вакыт), гадәттә, 10 көннән 2 айга кадәр дәвам итә. Инкубация чоры тешләүнең локализацияләнүенә бәйле (башына караганда якынрак булган саен, кыскарак). Авыруның беренче билгеләре һәрвакыт диярлек кычыту, тешләнгән урында авырту һәм нерв юллары тешләнгән урынга якын урында авырту рәвешендә күренә башлый. 1-3 көннән соң гидрофобия (судан курку) өянәге белән характерлана торган авыру стадиясе башлана: эчәргә омтылганда һәм хәтта аккан су тавышы булганда да, су эчкәндә һәм йотканда мускулларының кыскаруы; шулай ук җил искәндә (аэрофобия), тавыш булганда (акустикофобия), якты уттан (фотофобия) шул ук күренешләр туа. Алга таба ярсуның симптомнары арта, сулыш мускуллары яки кан тамырлары хәрәкәт итү үзәгенең параличлануыннан кеше үлә.
Вирусны йөртүчеләр булып кем санала? Вирусны төп таратучылар булып кыргый хайваннар (бүреләр, төлкеләр, керпеләр, кимерүчеләр) санала. Ерткычларның торак пунктларга үтеп керүе авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарының котыру авыруы йоктыруга китерә, алар, үз чиратында, котыру авыруы һәм кешеләр өчен дә зарарлану чыганагы булып тора. Әмма кеше кыргый хайваннар белән дә элемтәгә керергә мөмкин, мәсәлән, ау вакытында яки ерткычларны авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга йөгергәндә. Авыру ничек барлыкка килә? Хайваннар авыруы ике формада уза: бик тиз яки акрын (паралитик) булырга мөмкин.
Авыруның тиз формасы булганда, эт тирә-юньдәгеләргә аяусыз ташланырга, алны-артны күрми йөгерергә, карлыккан тавыш белән өрергә, әйләнә-тирә әйберләрне кимерергә мөмкин.
Тыныч формадагы котыру вакытында эт өйдән чыгып китәргә, хуҗага сыенырга, ә аннары аны очраклы рәвештә тешләргә мөмкин. Авыру эт нишләргә дә белми, караңгы почмакка кереп посарга, хуҗаның чакыруын да ишетмәскә, күзләре кылыйланырга, арткы аяклары эшләүдән туктарга мөмкин.
Песиләр котыруы бик куркыныч. Хайван кешеләрнең башларына сикереп менәргә, кимерергә, тешләргә һәм әйләнә-тирәдәге әйберләрне, кешеләрне һәм хайваннарны тырмарга мөмкин.
Котыру авыруы белән чирләгән төлкедә курку хисе югала, торак пунктларга килергә, корылмаларга керергә, мал-туаларрны тешләргә, этләр белән уйнарга, ташланырга һәм аларны тешләргә мөмкин. Ул юлга, автотрассага, кешеләргә игътибар итмичә чыга. Якынлашканда һәрвакыт кешегә ташлана.
Керпедә котыру чире булганда, аны кулга алганда йомарланмый.
Котырган бүреләр, бик агрессив, бернигә дә карамастан, корбанга ташлана, муенына, башына бик күп тирән тешләүләр калдыра.
Котырган чирле сыерлар азык белән тыгылган кебек тоела (йоту кыенлаша, куркулы күзләр, аскы теш казнасы асылынып төшә). Авыруның бик ачык формаларында алар кычкыралар, ризыктан баш тарталар, иснәнәләр, стенага менәләр, кешегә һәм хайваннарга ташланалар. Мондый күренешләр котыру авыруын йоктырган кәҗә һәм сарыкларга да хас.
Авырган барлык терлекләрдә диярлек селәгәй агуы күзәтелә.
Йорт хайваннарын ничек сакларга? Үзегезне һәм йорт хайваннарын саклау өчен аларга ел саен котыру авыруыннан прививкалар ясарга киңәш ителә. Бу авырудан, вакцинация ясауның дәүләт программасы кысаларында, теләсә кайсы муниципаль ветеринария хастаханәсендә бушлай эшлиләр.
Этләрне урамда йөрткәндә махсус бау белән, ә сугышчан яки бик зур этләрне – авызлык белән генә урамга алып чыгарга ярый. Йорт хайваннарын сукбай хайваннар белән элемтәдә булуларыннан сакларга кирәк.
Әгәр сезне тешләсәләр нишләргә? Яраны җентекләп агып торган су астында сабынлап юыгыз. Шуннан соң ашыгыч ярдәм чакыртыгыз яки травмпунктка мөрәҗәгать итегез, сез моны никадәр тизрәк эшләячәксез, шулкадәр тизрәк вакцина алачаксыз. Уколлардан куркырга кирәкми, корсак тиресенә 40 тапкыр укол кадау – бу инде узган гасыр ысулы. Зыян күрүче үзен начар хис итсә, аны стационарда калдыра алалар.
Котыру авыруы белән элемтәгә кергәннән соң берничә сәгать эчендә ясалган иммунизация котыру авыруы үсешен һәм үлемне булдырмый кала.