Россиядә маймыл чәчәк авыруының беренче очрагын теркәү турында

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Куркыныч чирне бер егет йоктырган. Россиядә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы расланган. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чирне бер егет Европадан ияртеп кайткан. Тәне тимгелләнеп чыккач, ул хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Чире җиңелчә уза.

Сүз уңаеннан, Татарстан медиклары да маймыл чәчәгенә һәм холерага каршы көрәшергә әзерләнә. Июнь аенда республика аэропортларында һәм Казанның йогышлы авырулар хастаханәсендә махсус өйрәнүләр узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International