Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН 2022 елның 11 июлендә 21 сәгатьтән алып 12 июльнең 21 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез урыны урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, көндез урыны белән яшен булуы көтелә.
Явым-төшем булганда:
- урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз йортларыгыздагы аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларны төзексезлеге җәрәхәтләнүгә китерергә мөмкин.;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суын җибәрү буенча әзерләү чаралар күрергә киңәш ителә.