Район башлыгы Җөри авылында күчмә киңәшмә үткәрде.
27 июнь көнне Җөри авылында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән Питрау керәшен мәдәнияте XXIV фестиваленә әзерлек мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Гадәттәгечә, күңел ачу йолалары Тырлау аланында узачак.
Очрашуда катнашучылар бәйрәмнең киләчәк урынын карадылар. Киңәшмә барышында район башлыгы җаваплы затлар арасында оештыру йөкләмәләрен билгеләде.
Быел "Питрау" 50 меңгә якын кунак кабул итәчәк, шул исәптән Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән биш дистә фольклор коллективлары катнашачак.
Фестивальгә актив әзерлек Мамадыш районында бу елның язында башланды һәм бәйрәм башланганчы кадәр дәвам итәчәк.