Урманчы авыл җирлегендә күршеләр арасында футбол турниры оештырылды. Җәнлек совхозы поселогындагы спорт мәйданчыгына кабул итүче як, Түбән Сон авыл җирлегеннән яшь уенчылар һәм «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагере базасында ял итүче Казан лицее укучылары җыелды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу сезонда район бюджетыннан каникуллар чорында авылда һәм шәһәрдә чаралар оештыру өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов белдерде.
Сүз уңаенда, быел волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчык Берсут авылы территориясендә барлыкка киләчәк. Параллель рәвештә М7 трассасыннан әлеге торак пунктка кадәр юлны реконструкцияләү эшләре бара, Берсут елгасыны төбе чистартыла.
- Чиста, куркынычсыз, төзекләндерелгән сулык булу киләчәктә катамараннар, көймәләр, суда ял итүнең теләсә нинди башка төрен прокатка алуны оештырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип планнары белән уртаклаша территория җитәкчесе.