Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов район яшьләрен бәйрәм белән котлады.

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов район яшьләрен бәйрәм белән котлады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул яшьләрне тагын да активрак булырга чакырды. Районыбызда яңа төзелгән заманча яшьләр үзәген бөтен көченә кулланырга кушты.

- Төзү бер эш, икенче эшебез - объект яшьләр мәнфәгатьләрен үтәргә тиеш. Авыл җирлекләрендә дә эшне дөрес оештырырыга, әйдәманнарны билгеләргә кирәк.        

Районның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга лаеклы  өлеш керткән өчен Анатолий Иванов бүген Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Олег Павловны, шәһәр башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмовны, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Алмаз Гарифуллинны, аның урынбасары Эльмира Әхмәтованы, җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә секторы мөдире Гөлназ Кадыйрованы, ЗАГС бүлеге начальнигы Ландыш Шәйхетдинованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International