Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы 33 проект 28 млн. сумга якын акча алачак. Мамадыш районына 4 проектны гамәлгә ашыру өчен 1 млн. сумга якын грант бирелде.
Алар барысы да быел ук тормышка ашырылачак, дип хәбәр иттеләр безгә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә. Сүз уңаенда, проект җиңүчеләре арасында республикага инде популяр "SUNNYFEST"фестиваленең җәйге версиясен күрсәтәчәк. Таулардан чана түгел, ә үзешчән йөзү чаралары төшә. Шулай итеп, Мамадыш Пляж комплексының, төзекләндерелгән яр буе зоналарының танылуын арттыра алачак.
Иҗади яшьләр өчен бу сезонда бию проекты һәм автор җырларын башкаручылар арасында бәйге, ә авыл территорияләренең мөмкинлекләре һәм район җирлекләреннән килгән яшьләрнең потенциалы турында “Күңелле яшибез!» проектлары да грантка лаек булды.