Моннан берничә ел элек, Россиянең, Белоруссиянең, Украинаның зур шәһәрләре хастаханәләренә аң югалту яки аңны югалту, күңел ачу, косу, югары кан басымы, еш йөрәк тибү, баш әйләнү, кискен йомшаклык, хәтта хәрәкәтләнү мөмкинлеге югалганчы яки киресенчә кузгатылган хәлдә хәрәкәт итү мөмкинлеге булган яшүсмерләр һәм яшьләр килә башлады.
Табиблар билгесез матдәләр белән агулануны фаразлаган. Безнең тормышта тәмәке катнашмалары ( аром-миксы, «спайс») барлыкка килде. Тәмәке тарту катнашмалары нерв системасы эшчәнлегенә йә ярсытучы, йә тоткарлаучы психоактив матдәләргә карый.
Бүген мондый челем катнашмаларын Кытайда һәм башка азия илләрендә актив җитештерәләр.
Спайсның тәмәке кебек тарта торган катнашмасындагы үләннәр наркотик нәтиҗә бирсеннәр өчен шундый матдәләр белән эшкәртелгән ки, бу киндер (марихуана) куллануга тиң булган нәтиҗә бирә. Спайс тарту катнашмаларының психотроп нәтиҗәсе каннабиноидлар дип аталган табигый матдәләргә нигезләнә. Әлеге катнашмаларның ясалма алыштыргычлары көчле психотроп тәэсиргә ия. Сату өчен билгеләнгән тарту катнашмаларының составы даими яңарып тора - наркотик нәтиҗәлелекне көчәйтү өчен җитештерүчеләр берни алдында да туктап калмыйлар. Микслар составына ачыктан-ачык агулы тәэсир итә торган матдәләр өстиләр.
Спайслар рәтендәге тарту катнашмалары аларны тартучыларда психологик һәм физик бәйлелек тудыра. Организмга тәэсир итү көчләре буенча алар марихуанага караганда берничә тапкырга артыграк. Спайсны тарту нәтиҗәсендә килеп туган исереклек хәленнән чыгу авырту-сызланулар белән озатыла. Спайс кешенең психикасын һәм нерв системасының төп күзәнәкләрен нык зарарлый. Спайс кулланучылар паникалы курку, борчылу, шомлану сизә, аларның күзенә булмаган объектлар күоенергә мөмкин. Спайсны тартуның зарары бютен организмда сизелергә мөмкин, әйтик, әлеге наркотикка бәйле кеше үзенең бавырын һәм үпкәсен зарарлый, каны куера, моның нәтиҗәсендә баш мие зарарлана. Спайс тартудан төп ударны үзенә баш мие ала. Агуга баш мие белән идарә итәргә мөмкинлек бирмәс өчен капиллярлар кинәт нечкәрә. Моның нәтиҗәсендә баш мие кислород ала алмый һәм шул нәтиҗәдә ми күзәнәкләре зарарлана.
Барлык Спайс тарту катнашмасын кулланучылар диярлек даими ютәлдән интегә, аларның туктаусыз күз яшьләре ага, катнашманы тарту вакытында да, тартмый торганда да, тавышлары карлыга. Катнашмалар төтененең лайлалы тышчаларга даими тәэсире хроник характердагы сулыш юллары ялкынсынуына сәбәп булырга мөмкин. Катнашмаларны тарту авыз куышлыгы, бугаз, йоткылык һәм үпкә яман шешенә китерергә мөмкин.
Тарту катнашмаларын яратучыларның үзәк нерв системаларына Спайс тәэсире төрлечә - бу эйфория халәте, сәбәпсезгә истерикага бирелү яки шаркылдап көлә башлау булырга мөмкин, шулай ук координация һәм ориентация бозыла, бөтенләй үз-үзен контрольдә тота алмый. Спайсны күпләп кулланган кешеләрнең күп катлы йортның югары катыннан "тышка чыгып керергә" теләүләре һәм бозлы суда коенулары билгеле. Спайсны даими тарту үзәк нерв системасында төзәтеп булмаслык җимергеч процессларга китерергә мөмкин. Игътибар начарая, хәтер таркаулана, баш мие активлыгы җиткелексез була башлый, кеше депрессияләргә тиз бирешә һәм үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Спайс тартучылар тормыш белән хушлашмасалар, үзәк нерв системасына зыян килү сәбәпле, инвалидка әверелергә мөмкиннәр. Авырулар буларак, хроник ларингитлар, фарингитлар, бронхитлар тиз барлыкка килә, берничә дистә тапкыр бугаз, йотым, авыз куышлыгы яман шеше барлыкка килү ихтималы арта.
Иң куркынычы, тәмәке тартучыларның күбесен үсмерләр тәшкил итә һәм ел саен мондый очраклар артканнан-арта бара.
Спайсны бик күп кулланган вакытларда психика бозыла һәм кеше үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычка әверелергә мөмкин. Тарта торган катнашма тәэсирендә кешедә бәхет, эйфория халәте барлыкка килүе ихтимал, чынбарлык реаль булмаган дөнья буларак кабул ителә. Күрү һәм ишетү сәләтендә галлюцинацияләр башлана. Чираттагы дозадан башка депрессия, кәеф начараю күзәтелә, агрессия барлыкка килә. Спайс үзендә яшергән төп куркыныч булып наркотикка физик бәйләнеш үсеш ала, бу бәйләнеш бик куркыныч.
Тәмәке катнашмалары ( синтетик каннабиноидлар) ЕСның барлык илләрендә тыелган һәм аеруча куркыныч 1 наркотик чара исемлеге кертелгән, аларны җитештерү, саклау һәм тарату закон тарафыннан тыелган ( 10-15-20 елга иректән мәхрүм итү каралган).
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: тарту катнашмалары белән вәзгыять бик киеренке, наркотик чаралар даими модификацияләнә, психотроп матдәләрнең барлык яңа төрләре синтезлана. Шуңа күрә балаларның, үсмерләрнең, ата-аналарның, туганнарның, педагогларның, җәмәгатьчелекнең үз-үзләрен тотышын даими контрольдә тоту булырга тиеш. Бу тема буенча белемнәр арсеналын даими тулыландырырга, күбрәк игътибар бирергә һәм үз балаларың мәнфәгатьләрен кайгыртырга. Шикле очракларда медицина хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вәзгыятьне мөстәкыйль рәвештә генә хәл итеп булмый.