санаулы минутларда канга эләгә, кан аша исә ул баш миенә, бавырга керә. Баш мие кабыгының эшчәнлеген киметә: фикер туплау бозыла, игътибар кими, уйлар таркала. Тире астындагы капилярлар киңәя, шуңа да канның тирегә килүе арта, җылыткандай тоела. Чынында бу алай түгел, алкоголь организмны җылытмый. Спиртлы эчемлекнең (ниндие генә булмасын) ми үзәгенә тәэсире аркасында хәрәкәтләр, сөйләү бозыла, исерекнең тәртибе кайчакларда белешмәслек булып үзгәрә.
Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала: бавыр бозыла, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга, инсульт, яман шеш авырулары (бигрәк тә авыз куышлыгында, ашкайнату юлларында), панкреатит көтеп кенә тора. Эчкечләрнең 10-20 процентында бавыр циррозы барлыкка килә, ул исә дәвалануга бирелми торган чиргә әверелә. Цирроз өстенә күп эчкечеләрдә алкоголь гепатиты күзәтелә. Бавыр зарарлану канда шикәр артуга китерә. Ашказанының лайлалы катламына ничек җимергеч тәэсир итүен, аны чиргә сабыштыруын сөйләп торасы да юк. Лайлалы катламның һәрдаим аклкоголь тәэсирендә булуы ашказаны ялкынсынуына китерә. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланган кешенең туклануы начарлана - алкоголь югары калорийлы булганлыктан, эчкече җитәрлек ашамый. Нәтиҗәдә организмга кирәкле витаминнар, минеральләр керми, сәламәтлеккә зур зыян килә. Һәрдаим исерек хәлдә булган кеше эчә торган спиртлы эчемлегенең чамасын һәм контрольне югалта. Сала торгач, үзәк нерв системасы зарарлана, бу исә психоз һәм невриталь дигән коточкыч авыруларга китерә. Алкоглизмнан интегә торган кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәндә спиртлы эчемлекнең зарары кагылмаган бер генә органы да булмавын күрәсең. Алкогольдән озак арына алмау, махмырның берничә көнгә сузылуы кешене психик өянәккә китерүе, халыкча әйтсәк, «белая горячка»га илтүе ихтимал. Гомумән, алкогольнең кеше организмына зыянын дәлилләгән бик күп мисаллар китереп була. Аны юкка гына кеше органнарын, бөтен системасын боза торган күп кырлы агу димиләр.
Алкагольгә ияләшү кайчакларда кешенең геннарыннан да килә, аннары яшәү рәвешенең дә йогынтысы зур. Алкоголизм - хроник авыру һәм ул дәваланмасаң, яшәү рәвешеңне үзгәртмәсәң гомер буена да сузыла. Әгәр дә бу авыруның көчәюен сизеп, үзеңне кулга алып, дәвалануга алынсаң, дәвалансаң, авыруның тулысынча бетереп, авыру катлауланудан котылып була.
Хәмер суррогатлары өч төркемгә бүленә:
- - беренче төркем-составында даруханә составында спиртлы препаратлар яки азык-төлек булмаган этил спирты бар, алар авыр агулану түгел, агулану да китереп чыгара.;
- икенче төркем-этил спирты нигезендә барлык техник чаралар һәм матдәләр. Биредә инде авыр агуланулар килеп баса;
- өченче төркем-этил спирты булмаган, әмма исереклек эффекты тудыручы ялган суррогатлар. Аларга метил спирты, кырмыска спирты, этиленгликоль, антифриз, дихлорэтан һәм башкалар керә. Бу төркемдәге препаратларны куллануның нәтиҗәсе буларак инвалидлык һәм үлем нәтиҗәләре килеп чыга.
Икенче һәм өченче төркемдәге алкоголь суррогатлары белән агуланганда фараз һәрвакыт Начар диярлек. Бу чиккә җиткән кеше үзлегеннән генә спиртлы эчемлектән баш тарта алмый инде.
Метил спирты нәрсә белән куркыныч?
Метил спирты-агулы матдә, аны агулаганда күрү нервының кире кайтмый торган атрофиясе аркасында күрү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалтырга, пневмония, көчле бавыр яки бөер җитешсезлеге булырга мөмкин. Иң авыр чор -кулланганнан соң беренче-икенче тәүлек, үлем очрагы да булырга мөмкин.
Кешенең метил спирты белән агулануын ничек аңларга?
Эч авырта, яки күз күреме бозылган очракта кичекмәстән « ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк, чөнки авыруның хәле бик тиз начарланырга мөмкин.
Агулану билгеләре метил спиртын кабул иткәннән соң 40 минуттан 72 сәгатькә кадәр арада барлыкка килергә мөмкин.
"Ашыгыч ярдәм" килгәнче нишләргә кирәк?
Әгәр зыян күрүче аңында икән, табиб килгәнче, аңа күп итеп җылы су эчәргә һәм аннары костырырга кирәк.
Агулануларны иң ышанычлы кисәтү-суррогат хәмерне беркайчан да кулланмау.
Очраклы агуланулар булмасын өчен, көнкүреш химиясе продуктларын аерым, тиешле язулары булган савыт-сабада саклагыз.
Махсус кибетләрдә Яхшы тикшерелгән, бик яхшы абруй казанган спиртлы эчемлекләрне генә сатып алыгыз. Әгәр Сезгә тәкъдим ителгән спиртлы эчемлекнең сыйфатына ышанмыйсыз икән, хәмер эчемлекләрен кабул итүдән тыелыгыз.
Сәламәтлегегезне саклагыз!
#халыкка файдалы киңәшләр