2022 елның 21 июнендә Саратов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм төбәк башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Бусаргин «Театралика» театр-студиясенең «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә җиңүче яшь актерлар белән очрашты.
Игорь Комаров балаларны «Кара тавык, яки җир асты халкы» спектакле өчен мактады, бик яхшы сәхнә уенын билгеләп үтте. Актерлар кунаклар белән фестивальдә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар: беренче сезонда алар икенче урынны яуладылар, ә быел исә үз яшь төркемнәрендә төп приз алдылар. Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, спектакль экспертлар, тамашачылар һәм шәхсән үзе тирән тәэсир калдырган.
Балалар Игорь Комаровка театраль проектны оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Студия җитәкчесе Анжелика Лозански сүзләренчә, быел конкурс бик көчле булган. Ул катнашучыларга чараларда, шул исәптән тәҗрибә уртаклашу өчен, очрашу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.