Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм музей хезмәткәрләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Обелиск янында шәмнәр кабыздылар һәм чәчәкләр куйдылар.