Россиядә ел саен июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Быел ул 19 нчы июньгә туры килә.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсенә авыр сынаулар туры килде - күп кенә хезмәткәрләр коронавирус белән көрәштте. Медицина хезмәткәре эшенең нинди авыр хезмәт икәнлеген бар кеше аңлады.
Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады.
«Сез чын геройлар!» - диде үз чыгышында район башлыгы. Медицина хезмәткәрләренең безнең тормышыбызда нинди зур роль уйнашганннарын һәм хөрмәткә лаек булуларын билгеләп үтте.
Аннан соң котлау сүзе белән баш табиб Дамир Хаҗиев чыгыш ясады. Ул хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Чара бүләкләр тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Залда сәламәтлек саклау ветераннары да чакырылган иде. Беренче чиратта аларга хөрмәт күрсәтелде.
. Федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды, бу хастаханә хезмәткәрләренең профессиональлеге турында сөйли.Бүләкләрне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм «Мамадыш РҮХ» ДАССОның баш табибы Дамир Хаҗиев тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы ахырында хастаханәнең профсоюз оешмасыннан да бүләкләр тапшырылды. Аларны «Мамадыш РҮХ» ДАССОның беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Сагдеева Лилия Әкрәм кызы тапшырды.
Тантананың иң истәлекле мизгеле - Баш табибны бүләкләү булгандыр , мөгаен. Дамир Фаяз улына бүләкне РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри берлеге Рәисе үзе тапшырды. Медаль аңа COVID-19 пандемиясе белән армый-талмый көрәшкәне өчен, эшне дөрес оештырганы өчен бирелде.
Чара район мәдәният йорты көче белән оештырылган концерт программасы белән дәвам итте.