Татарстанның үзәгендә Европа курортларына лаеклы альтернатива

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Күп кенә татарстанлыларны 2022 елда ялны кайда үткәрергә дигән сорау борчый. Соңгы вакытта эчке туризм һәм Татарстан һәм Россия буйлап сәяхәтләр популярлаша бара. Чикләрне ябу, юлламаларның кыйммәтләнүе, билгесез авырулар – туган якта ял үткәрү өчен дистәләгән сәбәп китерергә мөмкин. Зур булмаган шәһәрләр дә туристларны үзләренә җәлеп итәргә  һәм, шаккатырырга сәләтле.

Узган ел Мамадышта өч яруслы «Нократ» Пляж комплексы ачылды. Ул Нократ елгасының матур ярында урнашкан. Комплексның Татарстанда, хәтта Россиядә дә аналоглары юк.

"Нократ" ны шәһәр курорты дип атарга була, чөнки ул кунакларга, һава шартларына карамастан, җәйге пляж ялының барлык төрләреннән ләззәтләнү мөмкинлеген бирә. Комплексның беренче ярусында Нократ дулкыннары һәм капма-каршы ярда үсә торган яшеллеккә күмелгән нарат һәм каеннар белән классик ком пляжы урнашкан. Эш көненнән соң биредә көн саен кояш нурларында җылынган комлы яр буйлап йөрергә, чиста суда коенырга, яраткан кешеңнең куенына сеңеп кояш батышын күзәтергә була. Ял көннәрендә пляж кечкенә балалары булган гаиләләр арасында популяр. Яр буе линиясенең  мәйданы ял итүчеләргә бер-берсенә комачауламыйча, бөтен территориядә уңайлы урнашу мөмкинлеген бирә.

Пляж комплексының икенче ярусында ял итүчеләрне Кояштан саккларга сәләтле зонтикалы уңайлы шезлонглар урнашкан. Күләгәдә китап укып, коктейль эчеп ял итә аласыз.

Комплексның өченче ярусында кунакларны курорт күңел ачуларының тулы бер арсеналы көтә. Биредә ике бассейн урнашкан: өлкәннәр өчен аерым ясалма сулык, мини-аквапарк, балалар бассейны. Аларда су җылытыла, салкынча һава торышына карамастан, бу елның май аенда ук су коенырга мөмкин булды.

Су коенырга яратучылар үз балаларын күздән ычкындырмыйча, зуррак бассейнда йөзә ала – ике ясалма сулык та янәшә урнашкан. Шулай ук ике як буенча да ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен берничә Шезлонг урнаштырылган. «Нократ» территориясендә ясалган Фото чит ил курортларында сурәтләнгән кадрлардан аерылмый.

Джакузи яратучылар өчен - биредә шулай ук барлык шартлар да тудырылган, гидромассажның бу төре организмның сәламәтлегенә һәм гомуми тонусына уңай йогынты ясый.

 

Күп кенә фаразлар буенча, Татарстанда яңгырлы һәм салкынча җәй көтелә, әмма һава шартлары Мамадышта яңа пляж комплексы кунакларының  ялын бозмаячак. Биредә сауна, мунча, хамам һәм тозлы бүлмә кыш көне дә эшләделәр. Җәй көне әлеге хезмәтләргә ихтыяҗ бигрәк тә зур. Җирле хамам тышкы кыяфәте һәм сыйфаты, күрсәтелә торган хезмәтләре  белән Төркия спа-салоннарыннан бер дә  аерылмый. Сүз уңаеннан, күп кенә килүчеләр Пляж комплексын популяр чит ил курортлары белән чагыштыра. Аларның күбесе Мамадыш «Нократ» ында ял күпкә уңайлырак һәм яхшырак оештырылган, дип раслый.

Моннан тыш, комплекста кафе эшли, аларның ассортименты төрле ризыклар һәм эчемлекләр белән тулы.

Яңа «Нократ» Пляж комплексы гаилә өчен дә, шулай ук актив яшьләр ялы өчен дә туры килә. Автомобиль йөртүчеләр өчен иркен парковка оештырылган, җәяүлеләр пляжга якындагы автобус тукталышыннан берничә минут эчендә барып җитә алачаклар. Ялларыгызны күңелле һәм файдалы итеп уздырасыгыз килсә, “Нократ” пляж комлексы сезне көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International