Мамадыш районы башлыгы җирле җитештерүчеләргә кризиска каршы тору чараларын тәкъдим итте

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Мамадыш хакимияте бинасында район башлыгының эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар белән очрашулары циклы эшли башлады.

Бүген, 16 июньдә, хакимият бинасында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм җирле кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгуль гражданнар белән очрашты.

Чара кысаларында җыелучылар җирле җитештерүчеләргә агымдагы вәзгыятьтә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Район башлыгы муниципалитет территориясендә кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Мамадыш районында кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү өчен берничә кредит программасы эшли. Аерым алганда, Мамадыш эшмәкәрләренә кредит каникулларын рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Кредит яки төп бурыч буенча түләүләрне кичектерү белән безнең районнан 8 юридик зат файдаланган инде.

Мамадышның алты эшмәкәре «инвестицион» программа буенча ташламалы кредитлар алды, аның кысаларында беренче 4 елда займ еллык 15%, ә аннан соң – базар ставкасы буенча бирелә. Әлеге программа буенча кредит суммасы 300 млн. сумга җитәргә мөмкин.

«Оборотная»программасы кредитлар буенча да охшаш шартлар бирә. Аның кагыйдәләре буенча, беренче өч елда кредит шулай ук 15% ка, ә калган ике-өч ел – базар ставкасы буенча бирелә. Әлеге программадан Мамадыш районыннан 8 Кече һәм урта бизнес предприятиесе файдаланды инде.

Хәзерге вакытта Мамадыш районында үзмәшгульлек буларак 1603 кеше теркәлгән. Социаль яклау бүлеге аша үз эшен оештыру өчен үзмәшгуль гражданнарга, аларның таләпләренә туры китереп, 150 мең сумга кадәр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен 75 мең сум күләмендә максатчан субсидия бирелә. Бүгенге көндә бу чаралардан 25 кеше файдаланган.

Узган очрашу кысаларында эшкуарларның һәм үзмәшгульләрнең кризиска каршы тору чараларына карата үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге бар иде.

Хакимияттә мондый очрашуларның даими рәвештә үткәреләчәге һәм Мамадыш районында оештырылган бизнесның барлык өлкәләренә кагылачагы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International