16 июльдә Татарстанның Мамадыш районында «Питрау» керәшен республика бәйрәмендә 50гә якын фольклор коллективы чыгыш ясаячак. Бу хакта видеоконференция режимында узган брифингта ТР Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.
- Татарстан, Чиләбе, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Киров өлкәләреннән киләчәк иҗат коллективларын көтәбез. Барлыгы сигез сәхнә эшләячәк, шул исәптән балалар һәм яшьләр өчен. Чараны ат чабышы башлап җибәрә. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы 18: 00 сәгатьтә планлаштырыла, - дип хәбәр итте муниципалитет җитәкчесе.
Бәйрәм программасына яңа төрләр : милли көрәш, фольклор мәйданчыклары эше, күлдә радио белән идарә ителә торган судно модельләре ярышлары керде. Соңгысын Питрау кунаклары Тырлау аланында җиһазландырылган бик матур күл ярында карый алачак.
Исегезгә төшерәбез, Питрау - иң кызыклы һәм якты милли бәйрәмнәрнең берсе, шулай ук туризмны яратучылар арасында яхшы таныш. Чараны оештыручылар быел да 50 меңнән артык кешене җыяр, дип ышана.