11 июнь көнне Мамадышта татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй узды. Шәһәр стадион-ипподромында алдынгыларны бүләкләделәр, спорт ярышлары, "Татар кызы" конкурсы булды, тамашачылар арасында лотерея уйнатылды.
Сабантуй кунаклары удмурт, мари, керәшен, рус һәм татар халык уеннарында катнаштылар. каршы алды. Шулай ук тамашачыларга һөнәрчелек буенча мастер-класслар күрсәттеләр һәм милли ризыкларны татып карау мөмкинлеге тәкъдим иттеләр.
Танылган җырчы Элвин Грей эстрада сәхнәсенең төп кунагы булды.