Татарстанда Иделне яхшырту эшен дәвам итәчәкләр

2022 елның 10 июне, җомга

Быел республикада түбәндәге экологик чаралар уздырыла:

Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында яр буе ныгыту корылмалары төзелә

-Никольский авылы янындагы Мишә елгасының уң кушылдыгын чистарталар

-Лаеш районының Державин авылында буа чистарталар

-Мамадышта Вятка елгасының уң агымын һәм Мамадыш районының Кама Леспромхозы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарталар.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты. Очрашуда «Иделне савыктыру» һәм «уникаль су объектларын саклау» федераль проектларын тормышка ашыру буенча озак сроклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, киләсе елга кайбер объектларны финанслау мәсьәләләре, шулай ук Казанда Түбән Идел бассейны округы Бассейн советы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International