Балалар велосипедын дөрес сайлыйбыз.

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына баласына велосипед сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз киңәш сорый: сатып алынган велосипедны алыштырырга мөмкинме - чөнки без артык биек велосипед сатып алдык, балага туры килми? Белгечләр, әни кешене тыңлап, мотовелотоварлар - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә, дип аңлаттылар. Шулай итеп, тиешле сыйфатлы велосипед сатып алынган, ул күләме буенча туры килмәгән икән, алмашырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Урамда җәй, балалар каникулларда, һәр ата-ана диярлек балага велосипед сатып алу, аны сайлау белән очраша. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге сатып алуда ялгышмас өчен, велотоварлар сайлаганда ата-аналарга киңәшләр бирә.

 

Велосипед - ул балачакның аерылгысыз атрибуты. Чөнки бу күңелле уенчык кына түгел, ә тренажер да: балага шатлык китерә, мускулларны һәм гомуми чыдамлыкны үстерә. Әмма велосипедта йөрү бала өчен уңайлы һәм мавыктыргыч шөгыль булсын өчен аны дөрес сайларга кирәк.

 

Бала өчен велосипед сайлау - мөһим эш. Баланың йөри алырмы һәм бу шөгыльне яратырмы икәнлеге моңа бәйле.

 

Балалар велосипедының күләме яшь, үсеш һәм башка параметрларга бәйле. Аны иң күп дигәндә, якындагы өч елга исәпләп сатып алырга кирәк. Дөрес сайланган велосипед - йөрү техникасын җиңел үзләштерүнең нигезе. Һәм киресенчә, уңышсыз сатып алу бөтен теләкне юкка чыгарырга мөмкин.

 

Балалар велосипедын сайлауның төп критерийлары:

 

Велосипедны “иярләгән” баланың аяк  очлары җиргә тиеп торырга тиеш.

 

Шулай ук баланың руль белән ирекле идарә итүе һәм аның бөтен якка борылуы мөһим.

 

Тәгәрмәч диаметры

 

Баланың буе

 

12

 

90-105 см

 

14

 

95-110 см

 

16

 

105-120 см

 

20

 

115-135 см

 

24

 

128-150см

 

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк:

 

• велосипедта чыгып торучы детальләр булырга тиеш түгел;

 

• грипслар һәм тормоз тоткалары түгәрәкләнгән булырга тиеш;

 

• чылбыры кожух белән капланган булырга тиеш, велосипед механизмнары бәхетсезлек очракларын булдыруга китермәсен.

 

Югарыда әйтелгәнчә, сатып алынган велосипед күләме буенча алышынырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Безнең тәкъдимнәр сезгә товарны дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Сезгә файдалы һәм күңелле сатып алулар телибез.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

 Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International