Игътибар! Су бирүне туктатып торачаклар!

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

2022 елның 6 июнендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  Мамадыш  шәһәренең М. Җәлил урамы буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату М.Җәлил урамы, 34 адресы буенча урнашкан үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару һәм авариянең нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклары өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International