3-4 июньдә Мамадышта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды.
Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасы 1 нче урынны яулады. Команда составында район башлыгы Анатолий Иванов та уйнады.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын-Мамадыш муниципаль районы
2 урын-Биектау муниципаль районы
3 урын-Саба муниципаль районы
Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!