Талпан тешләсә нишләргә

2022 елның 3 июне, җомга

Соңгы вакытта талпаннарның активлыгы күп тапкырлар арткан. Талпан тешләгәндә нишләргә кирәген бөтен кеше белми. Мәсәлән, 2022 елның 1 гыйнварыннан 3 июненә кадәр 11 талпан тешләве теркәлгән.

Талпаннан качуның иң яхшы ысулы - урманга  чыкканда ачык төстәге, якалы һәм тыгыз  манжетлы киемнәр киеп йөрү, чалбарны аяк киеменә тыю, чәчне косынка яки башлык астына алу мөһим. Вакыт-вакыт үзеңне һәм якыннарыңны тикшереп торырга   кирәк. Талпаннар кадала торган урыннар - ул баш һәм муенның нәфис тәне, култык асты , корсак,Ю колак арты.

Талпаннарның тешләвен профилактикалау өчен махсус саклану чаралары бар. Аларны куллану мөһим.

Талпаннар тешләгәндә, сез һәрвакыт хастаханәгә мөрәҗәгать итә аласыз, шунда ук талпаннарны алдыра аласыз. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында сез табибка мөрәҗәгать итә алмыйсыз икән, талпанны мөстәкыйль рәвештә бетерергә туры киләчәк - ничек тиз, шулай яхшырак.

 Ял вакытында зур үләнле күләгәле урында торырга, үләнгә утырырга яки ятып торырга киңәш ителми (талпаннар киемгә үләннән ябыша һәм өскә үрмәли).

Талпан энцефалиты вирусы - ул табигый чыганаклы (аерым территорияләргә генә хас) үзәк нерв системасын зарарлаучы авыру. Талпан энцефалиты вирусы яз һәм җәй фасылларында күзәтелә. Әлеге авыруның төп таралу юлы талпан тешләүдән килеп чыга. Ул төрле сәбәпләр белән күчә. Табигатьтә инфекция резервуары һәм аны таратучылар булып иксод талпаннары санала. Талпан энцефалитының башлану чоры бер көннән утыз көн аралыгында тирбәлеп, уртача 7-14 көн дәвам итә.

Авыруның башлангыч чорында 1-2 көннән соң җиңелчә арганлык, көчсезлек, үз-үзеңне авыр хис итү кебек билгеләр барлыкка килә. Кайвакытта муен һәм җилкә башларында, бил өлешендә җиңелчә авыртулар, тән ватылу, ою кебек хисләр барлыкка килергә мөмкин, баш авырта башлый.

Талпан энцефалиты вирусыннан саклану чарасы - куркыныч тудыручы төркемнәрне вакцинацияләү (эндемик чыганакларда эшләүче аерым һөнәр кешеләре), яки моңа каршы иммуноглобулин белән экстрен профилактикалау иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора.

Прививка ясау курсын куркыныч территориягә керер алдыннан ике атна алдан тәмамларга кирәк. Талпан кадалса түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

 

Урман бете талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен йогышлы авыру китереп чыгара. Бу нейровируслы авыру баш һәм арка миләренең соры матдәсенә зыян салу белән характерлана. Кайвакыт хроник формага әйләнә. Әлеге авыру организмга ризык белән дә керә ала. Авыру талпан сыер, кәҗә ише хайваннарга да кадала. Аларның сөтен кайнатмыйча эчкәндә вирус кешегә эләгә.

Авыру туңып калтырый, интоксикация башлана, тән температурасы 38-39 °С ка күтәрелә. Баш авырту, хәлсезлек, косасы килү, йокысызлык күзәтелә, мускуллар авырта. Бит, муен, күз кызара, кызыша.

Бөҗәк кадалган урынга көнбагыш, камфара мае, глицерин, вазелин сөртеп 10-15 минут торырга кирәк. Сулый алмагач, бет активлыгын югалта, хәлсезләнә. Әгәр бу эшләрдән соң да бет чыкмаса, аны сәгать теле уңаена әкрен генә бора-бора тартып алалар. Кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, чөнки талпан өзелеп, тиредә калуы ихтимал. Анысын инде сытып чыгаралар. Җәрәхәтле урынны йод, спиртлы эремә белән яндыралар. Бетне кул белән үтерү катгый тыела.

Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан(урман бете) үрчегән урман массивлары санала.

Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар.

Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.

Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.

Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә. Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Җәмәгать саклану чаралары урман бетен агулау юлы белән бетерүгә юнәлдерелә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International