Мамадыш районында «Безнең ишегалды» президент проекты ярдәмендә җиде ишегалдында асфальт җәелә

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Мамадыш районында җиде ишегалдында Президентның «Безнең ишегалды» проекты ярдәмендә асфальт җәелә, кайбер территорияләрдә эшләр тәмамланып килә. Быел муниципалитетта 12 ишегалды территориясе ремонтланачак.

Красная Горка авыл җирлегенең «Мамадыш» совхозы бистәсендә өч ишегалды территориясе яңартылачак, Мамадышта тагын тугыз ишегалды төзекләндереләчәк.

Мамадышта Ленин урамы буенча 101-нче номерлы йорт буенча җаваплы Айгөл Гаязова сүзләренчә, йортта яшәүчеләрнең чагыштырмача яшь булуына карамастан, ул проект программасына кертелгән. Аның фикеренчә, матурлык урамнан һәм ишегалдыннан башланырга тиеш.

Хәзерге вакытта әлеге ишегалдында төп юл, халык өчен Җәяүлеләр юлы, тротуарлар асфальтлана, балалар мәйданчыгы территориясе арта, парковка булачак, моның хисабына парковка урыннары саны арта. Мамадыш районының 12 ишегалдын ремонтлауга 83,6 млн. сум бүлеп бирелгән, аларның 72,4 млн.сумы-юл эшләренә, 5,6 млн. сумы-кече архитектура формаларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International