28 май көнне Мамадыш районының Түбән Ушма авылында РСФСР спорт мастеры, Мамадышның Мактаулы гражданины Рафаэль Ясави улы Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган Көрәш буенча ярышлар узды.
Рафаэль Мөхәммәтшин 19 тапкыр көрәш буенча районның баш батыры булган кеше.Рафаэль Ясәви улы гомеренең соңгы 10 елында «Кызыл флаг " колхозын җитәкли, шул ук вакытта балалар белән шөгыльләнү, тренировкалар һәм яшь спортчыларны тәрбияләү өчен көч, вакыт таба.