Түбән Яке авылында яңа мәчет ачылды

2022 елның 27 мае, җомга

27 майда Түбән Яке авылында яңа мәчет ачылды. «Мәкъсүт» мәчетен ачу тантанасында күп санлы кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, "Татлизинг" ТР ДУП генераль директоры Илнар Хафизов, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин һәм башка бик күп дәрәҗәле затлар катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәкъсүт» мәчете төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм мәчет төзелешенең баш иганәчесе Рифат Мәхмүтовка, мәчет имамы Нәкыйп Сәгыйровка, төзүче Илдар Ганиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Барлык уңайлыклары булган мәчет газ-бетон блоклар кулланып кирпечтән төзелгән. Балконда хатын-кызлар өчен махсус намаз уку урыны булдырылган, подвал өлешендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен юыну бүлмәләре, уку залы, мәҗлесләр үткәрү бүлмәсе, китапханә урнашкан. Мәчет 250 кешегә исәпләнгән. Янәшәдә генә балалар һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылган.

Бүген Мамадыш мөхтәсибәтендә 61 мәчет исәпләнә. Хәзерге вакытта Сотово, Зеленая гора, Урта Шүләнгер авылларында мәчет төзелеше бара, Түбән Яке авылының агач мәчетен Суелга авылына күчерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International