Евгений Алиповның тәрбияләнүчесе Екатерина Кошкина Мамадышка чираттагы алтын медаль алып кайтты

2022 елның 27 мае, җомга

Евгений Алиповның тәрбияләнүчесе Екатерина Кошкина Мамадышка чираттагы алтын медаль алып кайтты. Ул 65 кг. га кадәр авырлык категориясендә Поддубныйда узган  Көрәш Лигасы җиңүчесе булды.  

-Районыбызның хатын –кызлар командасында 10 кеше. Һичшиксез, һәр остаз Олимпия йолдызы тәрбияләргә хыяллана. Мин кызларның потенциалын күрәм. Екатеринага 19 яшь, ул юниорлар арасында Россия чемпионы. Аның белән горурланам, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты тренер.

Хәер, мондый ярышларның нәтиҗәләре катнашучы яки тренерның шәхси копилкаларында гына калмый, алар бөтен районның дәрәҗәсен күтәрә. Россия җыелма командасы киләсе җәйдә илнең эре шәһәрләренең берсендә түгел, ә провинциаль Мамадышка килер, дип көтелә. Евгений Алипов билгеләп үткәнчә, монда район җитәкчелегенең дә өлеше зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International