«Зеленые мечты» балалар иҗаты конкурсы башланды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә инде дүртенче ел рәттән балалар һәм яшьләр ягыннан зур бәя биреп «Зеленые мечты» балалар иҗаты конкурсы үткәрелә, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, депутат Марат Галиев патронажы астында уза .

Яшь буынның Ватан тарихына, илебезнең героик үткәненә һәм хәзергесенә ихтирамлы мөнәсәбәтен формалаштыру максатыннан быел 25 майдан 10 июльгә кадәр «Зеленые мечты» дигән темага ел саен үткәрелә торган  конкурсны үткәрү планлаштырыла.

Анда 8-17 яшьлек балалар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә һәм күп кенә кызыклы призлар алырга теләгән гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар чакырыла. Конкурс өч номинациядә үткәрелә: «шигырь», «җыр» һәм «рәсем» түбәндәге яшь төркемнәре өчен: 8-10 яшьлекләр (кертеп), 11-13 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр (дә кертеп). ТЬулырак русча вариантта атныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International