Районыбыз мәктәпләрен 164 укучы тәмамлый быел. Алда аларны зур тормыш юлы көтә. Мәктәптә яңгыраган соңгы звонок яңа тормыш башлауга беренче адымдыр, мөгаен.
Соңгы кыңгырау бәйрәме бүген районның барлык белем бирү оешмаларында чыгарылыш сыйныф укучылары белән узды. Сүз уңаеннан, бу сезонда тагын 350 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый.
Район башлыгы Анатолий Иванов традиция буенча район мәдәният йортына килде. Монда 1 нче мәктәп укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Мәктәпне 26 укучы тәмамлый.. Аларның һәркайсы-көчле һәм акыллы, талантлы, амбициоз шәхес.
- Мин үземнең сыйныфым белән горурланам. Анда 9 медаль иясе, 14 олимпиадачы бар. Ә иң мөһиме, балаларым тәрбияле, зыялы, гадел, игелекле. Миңа әти-әниләр белән дә бәхет елмайды, алар миңа шулкадәр ышана алдылар ки, бу елларда бездә тәрбия мәсьәләләре буенча бер генә бәхәсле мизгел дә булмады. Аларга моның өчен рәхмәт, - дип рәхмәт белдерде безнең матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Лилия Гыйлаева.
Анатолий Иванов үз чыгышында чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормыш юлына, кече Ватанга әйләнеп кайтуларын теләде, теләсә кайсы уңышның нигезе хезмәттә икәнлеген искәртте.