Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр, кадерле укучылар!

2022 елның 24 мае, сишәмбе

 Сезне чын күңелдән «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлыйм. Узган уку елы укучыларыбызның бөтенроссия, республика олимпиадаларында һәм конкурсларда, спорт ярышларында яулаган югары нәтиҗәләре белән истә калыр.  Бу җиңүләрдә безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының да өлеше зур. Без сезнең уңышларыгыз  белән горурланабыз.

Быел мәктәпне 164 укучы тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучыларын  алда җаваплы чор - имтиханнар  көтә. Аларны уңышлы тапшырып чыгуыгызны телим. Бу сынаулар сезне  зур тормыш юлына алып баруда беренче адым. Сез яшь, көчле, энергияле, киләчәккә зур планнарыгыз бар. Сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын иде. Сез бүген  киләчәк  тормыш һәм һөнәри юлыгызны  билгеләү кебек  җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Дөрес юлны сайлый белерсез дип ышанам.

Олы тормыш юлында Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!

                «Тормыш дәресләрендә» алган белемнәрегез сезгә һөнәр сайларга, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм алга таба да туган ягыбызны үстерергә, аны төзекләндерергә, гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итәр дип ышанам.

Хөрмәтле укытучылар! Сез балаларның иҗади сәләтләрен вакытында күреп, аларны үстерү өстендә эшлисез, укучыларда туган җиргә, халкыбызга мәхаббәт тәрбиялисез. Сайлаган һөнәрегезгә тугырылыклы булып, балаларга дөрес тәрбия бирүегез өчен рәхмәт сезгә!

 Бүгенге көн ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч көн. Балаларның уңышлары сезгә мәхәббәтегез, кайгыртучанлык һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булсын. Сезнең зирәклегегез һәм киңәшләрегез аларга яңа тормыш юлында ярдәм итсен.

Муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, белем бирү буенча булган  уңай процессларны актив хуплый, матди һәм финанс ресурслары белән бәйле актуаль проблемаларны хәл итүдә актив катнаша.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Үз-үзегезгә ышаныгыз, карар кабул итүдән курыкмагыз, актив булыгыз. Ә иң мөһиме, игелекле һәм гадел кешеләр булып калыгыз. Һәрберегезнең  хыяллары тормышка ашсын. Сезнең уңышларыгыз  – укытучыларыгызга һәм әти-әниләрегезгә иң яхшы бүләк булсын!

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет, оптимизм телим. Уңышлар сезгә!

 

Муниципаль район башлыгы                                          А.П. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International