Мамадыш районы үзәк хастаханәсенаң гомуми практика табибы Әхмәтов Каюм Котдус улы артериаль гипертонияле пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбендә чираттагы дәресне үткәрде

2022 елның 20 мае, җомга

2022 нче елның 18 маенда Мамадыш районы үзәк хастаханәсенаң гомуми практика табибы Әхмәтов Каюм Котдус улы артериаль гипертонияле пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбендә  чираттагы дәресне үткәрде.  Дәреснең темасы «Дөрес туклану. Артериаль гипертония вакытында ничек тукланырга? Симерү һәм артериаль гипертония ». Бу дәрестә Каюм Котдусович тыңлаучыларга артериаль гипертонияне дәвалауда дөрес туклану роле турында җентекләп аңлатты. Пациентлар белән бергә аерым продуктларның файдасын һәм зыянын да тикшерделәр.

Шулай ук, дәрес вакытында пациентлар табибка алдан әзерләнгән сорауларын бирделәр, барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.

"Мамадыш РҮХ" ДАССОда 2021 ел ахырына артериаль гипертония буенча 5737 кеше исәптә тора. Артериаль гипертонияле пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбен пациентларны укыту һәм әлеге авыруның өзлегүләрен профилактикалау максаты белән гомуми практика табибы Әхмәтов Каюм Котдус улы алып бара.

Профилактика Кабинетының шәфкать туташы сәламәт туклану турында буклетлар таратуны оештырды.

Киләсе дәресне 8 июньдә үткәрергә планлаштырабыз, дәрес темасы- «Физик активлык һәм сәламәтлек. Тәмәке тарту һәм сәламәтлек»дигән темага булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International