Район башлыгы Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашкан иң яхшы оешмаларны атады. Бүләкләү тантанасы бүген эшлекле киңәшмә кысаларында узды.
Район башлыгы Анатолий Иванов Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүдә катнашкан иң яхшы һәм актив оешмаларны һәм авыл җирлекләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
- Барлык предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыкларына колонналарны бизәүгә намуслы караулары, бәйрәм чараларын оештырулары һәм территорияләрне төзекләндерү өчен рәхмәт белдерәм. Иң яхшыларга һәм иң активларга рәхмәт хатлары тапшырырга рөхсәт итегез, - диде Анатолий Петрович. Тулырак русча вариантт атаныша аласыз.