Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.
Эльмира Зарипова Мамадыш районы хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Министр район халкының сорауларына шәхсән җавап бирде. Ул безнең республикада гражданнарга һәм эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, Эльмира Зарипова түләүсез газификация программасы темасына да кагылды. Бүген кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.