Академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда "саннар дәресе"узды. Бүген академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда 8 нче сыйныф укучылары өчен саннар дәресе узды. Дәресне Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вадим Ильич Никитин үткәрде.
Дәрестә Вадим Ильич укучылар белән «виртуаль чынбарлык һәм өстәмә чынбарлык» темасы буенча фикер алыштылар.
«Заманча цифрлы эра һәр кешегә диярлек йогынты ясый. Заман белән бергә атлау өчен балалар мәктәп эскәмиясеннән цифрлы трансформация нигезләрен аңларга тиеш. Нәкъ менә шул максат белән мәктәпләрдә "саннар дәресләре" үткәрелә", - дип ассызыклады Вадим Никитин.