Игътибар! Су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып торачаклар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

2022 елның 17 маенда сәгать 10.00 нан 16.00 сәгатькә кадәр Островский, Чкалов, Осипенко, Басу һәм Яр буе урамнары буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.

Моннан тыш, су белән тәэмин итү Кирпеч, Октябрьнең 18 еллыгы, Пушкин, Завод урамнары буенча да  туктатылып торачак.

Су белән тәэмин итүне туктату Мамадыш ш. Чкалов ур., 19 һәм Кирпеч ур., 2,  адреслары буенча үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару һәм авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International