Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов район халкын Җиңү көне белән котлады

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов район халкын Җиңү көне белән котлады

9 Май-Җиңү Көне белән!

Хөрмәтле якташлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл һәм хезмәт ветераннары, солдат толлары һәм сугыш еллары балалары!

Бөек Җиңү көне - тынычлыкның кадерен белгән, Ватаныбызның данын һәм иреген барыннан да өстен  куйган һәр кешенең йөрәк түрендә.Районыбызда  Бөек Ватан сугышы эз калдырмаган  бер генә гаилә дә юк. Кадерле сугыш ветераннарын  һәм тылда хезмәт куйганнарны, сугыш чоры балаларын  олуг бәйрәм белән  чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә бәхет, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм озын-озак гомер, баш өстендә чиста күк йөзе телим.

А. П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International