Май аеның 5 көнендә Мамадышка 900 гә якын экскурсант киләчәк.

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

 Май аеның 5 көнендә Мамадышка 900 гә якын экскурсант киләчәк. Алар барысы да теплоходларда ял итүчеләр. Беренче кунакларны Нократ яр буенда иртәгә кабул итәчәкләр. "Александр Чкалов" тан 87 кеше «Татарстан Парижы» белән ике төркемгә бүленеп танышачак.

Программада «Святая чаша» комплексында булу, Совет урамы, Нократ яр буе , «Яшьлек» скверы һәм атаклы Мамадыш сырын сатып алу өчен берничә минут вакыт каралган.

Маршрут буенча экскурсантларны озатып барачак туган якны өйрәнү музеенда Мамадышның күп кенә истәлекле урыннары туристик базарда яхшы таныш һәм реклама ясамыйча гына «сатыла» дип сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International