135 яшьлек чыршы «Россиянең ел агачы – 2022» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2022» бәйгесе буенча тавыш бирү башланды. Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде инде. Чыршының яше – 135 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.

Тарихи агач дворян Молоствовлар утары янында үсә. Бу утарга сугыш геройлары, губернаторлар, музыкантлар һәм танылган галимнәр килә торган булган. Молоствовлар Жуковский, Пушкин, Даль, Баратынский, Толстой, Горький һәм хәтта Гете белән дә дус булганнар. «Тәтеш ягы тарихы музее» МБУ мәгълүматларына караганда, чыршы 1887 елда Герман Владимирович Молоствов тарафыннан Антонина Таврионовна белән 30 ел бергә гомер итүгә багышлап утыртылган.

Тавыш бирү бу елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасыннан катнаша торган чыршының бәйге номеры – 49.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ел агачы» бәйгесе 2017 елдан бирле үткәрелә. Бәйгедә Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булып торган, төрле төбәкләрдә үсә торган табигатьнең гаҗәеп истәлекле  һәйкәлләре катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International