Мамадыш районының Омара авылына 4 ай уйлаганнан соң Дортман гаиләсе күченә. Лаеш районының Орел авылының элеккеге кешеләре территориягә болай гына күченеп килсә, вакыйга сизелмичә дә калыр иде. Дортман югары миссия белән килгән. Гаилә башлыгы руханиның вакантлы урынын алган, моңа җирле халык сөенеп туя алмый.
- Мин авылга берничә тапкыр шәхси үтенеч белән килдем. Беренче визиттан алган хис-кичерешләрне хәтерлим. Кечкенә генә калкулыктагы чиркәү гаҗәеп матур булып тора иде. Мин сихерләнгән кебек булдым бу күренешкә! Эчке төзекләндерү корылманың тышкы зурлыгына туры килде. Шуның белән бергә Мин җирле халыкның киң күңелле булуына , аларның дога теләүлренә игътибар иттем. Һәм менә мин монда, янәшәмдә иң якыннарым - тормыш иптәшем һәм өч балам, - дип сөйли Иерей Андрей Дортман.
Гаиләнең мәктәп яшендәге балалары белем алуларын Омар мәктәбендә дәвам итәчәкләр, хатыны мәдәният өлкәсендә эшләргә планлаштыра.
- Омарда миңа чиркәү каршындагы йортны күрсәттеләр. Ул уңайлы, иркен, барлык уңайлыклары бар. Без шунда яшәрбез. Җирлек башлыгы-ачык күңелле кеше. Чиркәүдә яшьләр күп булуын телим, - дип сөйли Андрей атакай.
Район җитәкчелеге руханига автомобиль бирде. Андрей Дортман моны могҗиза түгел, ә моңа кадәр ул беркайда да күрмәгән аерым кунакчыллык дәлиле дип атады.
Без, үз чиратыбызда, Дортманның зур гаиләсе шәһәребез һәм аның кешеләре белән уртак тел табар дип ышанабыз. Мамадышка рәхим итегез!