Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы Президентының «Антлы утырышчы булуга кандидатлар исемлеге һәм запас исемлеге турында» 2022 елның 22 гыйнварындагы № 18 боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан 2022 елның 1 июненнән алып 2026 елның 31 маена кадәр район суды эшен тәэмин итү өчен сайлаучылар турында персональ мәгълүматлар нигезендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы буенча антлы утырышчыларга кандидатларның төп һәм запас исемлекләре төзелүе турында хәбәр итә. Кандидатлар «Сайлаулар» Россия Федерациясе дәүләт автоматлаштырылган системасының мәгълүмати ресурсларына керүче референдумда катнашучыларны очраклы сайлау юлы белән сайлап алынды. Исемлек белән русча вариантта таныша аласыз.