Мамадышлылар Сочида юнифайд-мини-футбол буенча махсус Олимпиада финалында катнашты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 елның 7 октябреннән 12 октябренә кадәр Сочи шәһәрендә «Көньяк Спорт» базасында юнифайд-мини-футбол буенча «Безнең белән уеннар» Бөтенроссия махсус Олимпиадасы финалы узды. Медальләр өчен үз субъектларында сайлап алу ярышларын уңышлы узган егетләр һәм кызлардан 12 команда көч сынашты. Татарстаннан килгән кызлар командасы 3 мактаулы урынны алды, анда Мамадыш муниципаль районының тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче кызлар да катнашты. Турнир инклюзив спорт принцибы буенча оештырылган иде.

    Спортчылар өчен кызыклы ярышлардан тыш, шәһәр буенча экскурсия программалары әзерләнгән иде, анда алар курортның төп истәлекле урыннары белән танышты һәм бер-берсе белән рәсми булмаган шартларда аралашты.

    Җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International