Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне республикада матәм көне дип игълан итте

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Минзәләдә җиңел моторлы самолетта һәлак булучыларны искә алу йөзеннән 11 октябрь Татарстанда матәм көне буларак игълан ителде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга урынында оператив штаб утырышында җиткерде. Хәбәр иткәнебезчә, фаҗигада 16 кеше һәлак булды, алтысы хастаханәләргә озатылды.

Минзәләдә узган штаб киңәшмәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында Карар кабул ителүен хәбәр итте», — дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International