8 -10 октябрьдә Мамадышта 2011 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча көзге турнир узды. Монда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Ижау шәһәренең «Белые Медведи», Арча шәһәренең «Атлант», Уфа шәһәренең «HQ Hockey», Шахунья шәһәренең «Атлант», Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы» командалары катнашында 2011 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча көзге турнир узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны – Арча шәһәренең «Атлант» командасы, 2 урынны – Шахунья шәһәренең «Атлант» командасы, 3 урынны – Ижау шәһәренең «Белые Медведи» командасы, 4 урынны - Яр Чаллы шәһәренең «Челны» командасы, 5 урынны - Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы (тренеры Клинов н.), 6 урынны-Уфа шәһәренең «HQ Hockey» командасы алды. Тамашачылар симпатиясе призы белән Семен Шумихин (Уфа) бүләкләнде. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе-Ираклий Джалагония (Шахунья); иң яхшы бомбардир-Йәсин Баймиев (Арча); иң яхшы сакчы – Иван Будрецов (Ижевск); турнирның иң яхшы уенчысы – Әмир Вәлиев (Мамадыш); иң яхшы капкачы – Алмаз Гыйләҗев (Чаллы) булдылар.